İçeriğe geç
INTRO kapağı

Şarkı

INTRO

Сюзанна, АИГЕЛ (AIGEL)

MEGALITH, 2020, Tatarca

Sözler

Kart yapmak için en fazla altı dize seç.

Кемне бүгеннән аңлыйсың ярты сүздән
Аңлыйсың ярты сүздән
Аңлыйсың ярты сүздән?
Өзелгән җырым җебенә
Кем яңа сүз тезгән
Кем яңа сүз тезгән?
Йокылы җаным
Югала
Кара куе төннәрдә
Беркемгә эндәшмим
Беркем дә сөйләшми минем телемдә
Бу жирдә
Беркем дә сөйләшми минем телемдә
Күктә бөркет булыр
Җирдә азгын эт булыр
Күктән егылыр Икар
Җирдә атасын сатар
Күктә лачын булыр
Җирдә сыртлан булыр
Күктә аккош булу — уен
Җирдә күсе булмау — кыен
Иң мөһиме
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын
Иң мөһиме, иң мөһиме
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын...